Results count: 10934000 (18841306), search took 0.003 sec.

Search results

  1. Төштән соң хутордан почтальон килә, сәерсенгән һәм ап-аек соняга ике хат тоттыра. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Фронт хатлары. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Берсендә - кызылармеец Михаил журавельның батырларча һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр, икенче хат - михаилның үзеннән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Ул аны контратакага барыр алдыннан язган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. Кәгазьгә төшерергә нинди үтемле сүзләр тапкандыр Михаил - анысы караңгы, ә соняның Ленин бюсты өстенә үк портреты да эленгән кызыл почмакта фикус гөле янындагы яшел постаулы өстәлгә капланып бәргәләнә-бәргәләнә елаганын Азатның энесе Айдар күргән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Колониянең барлы-юклы администрациясе һәм калдык-постык каравылы, каяндыр машина юнәтеп, соңгы документларны һәм көрән төстәге сандык-сейфны төяп, күксәү начальник җитәкчелегендә төнлә, спецдомны язмыш кочагына ташлап, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Иртәнгә монда өч дистә малайдан һәм барыннан да хәбәрдар вася агай белән аның чукрак карчыгыннан башка этле җан да калмаган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Малай-шалай белән дуслашып беткән, нәселсез, ләкин гәүдәле һәм гөбедән чыккандай калын тавыш белән өрә торган полканны да алмаганнар алуын. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. Мылтыклы шәүләләре булмагангамы, каланча башлары да күңелдә әллә нинди шомлы, каршылыклы уйлар уята - каравыл юклыгы шатландыра, ләкин шул ук вакытта кошлар киткәч ятим калган сыерчык оясы шикелле кызганыч та сыман … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. Ирек исе килә … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР